Белдерүләр
◼ Июнь: «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабы. Кешедә бу китап инде булса, башка 192-битле китап тәкъдим итегез. Июль һәм август: җыелышта булган 32-битле брошюралар. Сентябрь: «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабы. Октябрь: «Күзәтү манарасы» журналы. Ноябрь: «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабы.
◼ 2009 елның халыкара конгрессына чакырылмаган вәгазьчеләрне бу конгресслар үткәреләчәк урыннарга бармаска сорыйбыз, чөнки бу оештыруда һәм үткәрүдә авырлыклар тудырачак. («Безнең патшалык хезмәтебез», 2008 ел, декабрь, 5 б., 2 абз. кара.) Бу сорауда хезмәттәшлек күрсәткәнегез өчен чын күңелдән рәхмәтләребезне белдерәбез.
◼ Барлык җыелышлар 2010 елга календарьлар һәм «Изге Язмаларны һәр көн тикшерү» брошюраларына заказ бирә алалар. Бу басмалар нинди телләрдә бастырылганын ай саен җибәрелә торган «Бар җыелышлар өчен белдерү» дигән хаттан белеп була (2009 ел, 1 апрель). Заказны 2009 елның 1 июленә кадәр филиалга җибәрергә кирәк.
◼ Шатлыклы хәбәр: 2009 елның июнь ае саныннан башлап чуваш телендәге «Безнең патшалык хезмәтебез»гә заказ биреп була.
◼ Сез берәр илгә, шул исәптән хезмәт елының бөтендөнья отчетында аерым итеп кертелмәгән яки бу елгы «Еллык басмасы»ның соңгы битендә китерелмәгән илгә барырга планлаштырсагыз, кирәкле саклык чаралары яки махсус күрсәтмәләр өчен филиалга мөрәҗәгать итегез. Бу илдәге Патшалык эшенә кайбер чикләр куелган булырга мөмкин (Мат. 10:16). Кайбер илләрдәге Йәһвә Шаһитләре белән элемтәгә керү һәм аларның җыелышларына йөрү акыллы булмас иде. Шулай ук очраклы вәгазьләү яки әдәбият алып бару турында күрсәтмәләр бирелергә мөмкин. Бирелгән җитәкчелек буенча эшләп, сез үзегезгә һәм Патшалык эшенә кирәкмәгән авырлыклар тудырмаячаксыз (1 Көр. 14:33, 40).
◼ Шатлыклы хәбәрләр: 2009 ел, 1 февральдә Варениковская станицасында (Краснодар крае); 28 февральдә Рубцовскида (Алтай крае) һәм 21 мартта Воронежда Патшалык Залларын багышлау үтте.