Белдерүләр
◼ Май: «Күзәтү манарасы» журналын тәкъдим итегез. Кызыксынган кешеләргә, шул исәптән Кичәгә һәм/яки башка мәсихче очрашуларына килгән, ләкин җыелыш белән әле тыгыз бәйләнештә булмаган кешеләргә кабат килеп-киткәндә, «Хак тәгълиматлар» дигән китапны тәкъдим итәргә һәм бу китап буенча Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Июнь: «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабы. Кешедә бу китап инде булса, башка 192-битле китап тәкъдим итегез. Июль һәм август: 32-битле брошюралар. Сентябрь: «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабы. Октябрь: «Күзәтү манарасы» журналы.
◼ Чит илдә булганда җыелыш очрашуына, район яки өлкә конгрессына барырга планлаштырсагыз, дата, вакыт һәм урын турында сорауны ул илдәге эшләрне күзәткән филиалга җибәрергә кирәк. Филиал адреслары быелгы «Еллык басмасы»ның (рус) соңгы битендә китерелә.
◼ «Уяу булыгыз!» дигән өлкә конгрессы үткән атна алдыннан конгресска бару белән бәйле киңәшләрне һәм искә төшерүләрне кабатлар өчен очрашу тәртибен үзгәртеп була. Конгресстан соң беренче яки икенче айда «Җыелыш ихтыяҗлары» пунктында конгресс программасыннан вәгазь өчен файдалы булган фикерләрне кабатлап була.
◼ Шатлыклы хәбәрләр: 2008 ел, 20 сентябрьдә Кохмада (Иваново өлкәсе), 13 декабрьдә Асинода (Томск өлкәсе) һәм 2009 ел, 24 гыйнварда Изобильноеда (Ставрополь крае) Патшалык Залларын багышлау үтте.