Белдерүләр
◼ Таратыр өчен әдәбият. Декабрь: «Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китап. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. 2009 ел, гыйнвар: «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы»н тәкъдим итегез. Яисә, җыелышта булса, «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә», «Оҗмах алып киләчәк хөкүмәт», «Җирдәге тормышка мәңге шатлан!», «Аллаһыга чынлап буйсынырга вакыт» дигән брошюралар яки «Оҗмахка юлны ничек табарга?» дигән трактат тәкъдим итегез. Февраль: «Гаилә бәхетенең сере» дигән китапны тәкъдим итегез. Март: «Хак тәгълиматлар» китабы. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Апрель һәм май: «Күзәтү манарасы» журналын тәкъдим итегез. Кызыксынган кешеләргә, шул исәптән Кичәгә һәм/яки башка мәсихче очрашуларына килгән, ләкин җыелыш белән әле тыгыз бәйләнештә булмаган кешеләргә кабат килеп-киткәндә, «Хак тәгълиматлар» дигән китапны тәкъдим итәргә һәм бу китап буенча Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз.
◼ Суга чумдырылу үткән вәгазьчеләр теләсәләр, кан турындагы документны өч елга бер тутырырга кирәк. Ул өч экземплярда тутырыла. Безнең кан җибәрүдән баш тартырга хокукыбыз бар. Бу документ бу хокукыбызны яклый. Өлкәннәр, кирәк булса, ярдәм күрсәтә ала.
◼ Шатлыклы хәбәрләр: 2007 ел, 9 декабрьда Великие Луки шәһәрендә (Псков өлкәсе); 2008 ел, 13 июльдә Валдай шәһәрендә (Новгород өлкәсе); 24 августта Яңа Ладога шәһәрендә һәм 21 сентябрьда Игра поселогында (Удмуртия) Патшалык Залларын багышлау үтте.