Белдерүләр
◼ Таратыр өчен әдәбият. 20 нче октябрьдән 16 ноябрьгә кадәр: «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән трактатны тарату буенча махсус кампания. 17 нче ноябрьдән 30 нчы ноябрьгә кадәр: «Хак тәгълиматлар» китабы. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Декабрь: «Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китап. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. 2009 ел, гыйнвар: «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы»н тәкъдим итегез. Яисә, җыелышта булса, «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә», «Оҗмах алып киләчәк хөкүмәт», «Җирдәге тормышка мәңге шатлан!», «Аллаһыга чынлап буйсынырга вакыт» дигән брошюралар яки «Оҗмахка юлны ничек табарга?» дигән трактат тәкъдим итегез. Февраль: «Гаилә бәхетенең сере» дигән китапны тәкъдим итегез. Март: «Хак тәгълиматлар» китабы. Беренче килүдә Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Апрель: «Күзәтү манарасы» журналын тәкъдим итегез. Кызыксынган кешеләргә, шул исәптән Кичәгә һәм/яки башка мәсихче очрашуларга килгән, ләкин җыелыш белән әле тыгыз бәйләнештә булмаган кешеләргә кабат килүләр ясаганда, Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен «Хак тәгълиматлар» дигән китапны тәкъдим итәргә тырышыгыз.
◼ Кан турында документны тутырмаган вәгазьчеләрне моны эшләргә дәртләндерәбез. Безнең кан җибәрүдән баш тартырга хокукыбыз бар. Бу документ бу хокукыбызны яклый. Өлкәннәр, кирәк булса, ярдәм күрсәтә ала. («Патшалык хезмәтебез» (рус), 2006 ел, ноябрь санын карагыз).
◼ 2009 елның 1 нче гыйнвареннән башлап «рәислек итүче күзәтче» «өлкәннәр советының координаторы» дип аталачак.
◼ Шатлыклы хәбәрләр: 2008 ел, 9 августта Ангарскида (Иркутск өлкәсе) һәм Краснокамскида (Пермь крае) Патшалык Залларын багышлау үтте.