Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 9/08 3 б.
  • Белдерүләр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Белдерүләр
  • Безнең изге хезмәтебез 2008
Безнең изге хезмәтебез 2008
km 9/08 3 б.

Белдерүләр

◼ Таратыр өчен әдәбият. Сентябрь: «Хак тәгълиматлар» китабы. Изге Язмалар өйрәнүен беренче килүдән ук башларга тырышыгыз. Кешенең андый китабы булса, бу китап белән ничек кулланып була икәнен аңлатыгыз, һәм кыскача гына Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә икәнен күрсәтегез. Октябрь: «Күзәтү манарасы» журналы. Кеше кызыксынса, «Сез Изге Язмаларны яхшырак белергә теләр идегезме?» дигән трактат тәкъдим итегез һәм Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен, бу трактатны карап чыгыгыз. Ноябрь: «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы». Кешенең балалары булмаса, «Җирдәге тормышка мәңге шатлан!» дигән брошюраны тәкъдим итегез. Декабрь: «Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китап. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. 2009 ел, гыйнвар: «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы»н тәкъдим итегез. Яисә, җыелышта булса, «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә», «Оҗмах алып киләчәк хөкүмәт», «Җирдәге тормышка мәңге шатлан!», «Аллаһыга чынлап буйсынырга вакыт» дигән брошюралар яки «Оҗмахка юлны ничек табарга?» дигән трактат тәкъдим итегез. Февраль: «Гаилә бәхетенең сере» дигән китапны тәкъдим итегез.

◼ Ноябрь аенда 5 шимбә һәм якшәмбе көне булганга, ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен яхшы мөмкинлек.

◼ Искә алу кичәсе белән бәйле махсус ачык нотык 2009 елның 20 апрель атнасында булачак. Нотыкның темасы турында белдерү соңыннан әйтеләчәк. Бу атнада район күзәтчесе килгән яки конгресс булган җыелышларда махсус нотык икенче атнада булачак. Бер җыелышта да нотык 20 апрельдән алдарак булырга тиеш түгел.

◼ 2008 ел, август санындагы «Безнең патшалык хезмәтебез»дә ел саен заказ бирелә торган кайбер әйберләр турында белдерү бар иде. Шул белдерүгә өстәргә телибез: «Күзәтү манарасының китапханәсе» белән еш кулланган, ә журналларның томнары белән башка кулланмаган вәгазьчеләр бу томнарга заказ бирергә кирәкме икәнен уйларга тиеш.

◼ Һәрбер Патшалык Залында файдалану буенча комитет яки карау буенча җаваплы абый-кардәш «Патшалык Залларын карау һәм андагы куркынычсызлык буенча тикшерү исемлеге» (CN-14) дигән бланктан сорауларны кулланып, зал нинди хәлдә икәнен белер өчен, ел саен үткәрелә торган тикшерү ясарга тиеш һәм ватык урыннарны төзәтергә һәм юридик документларны яңартырга тиеш. Тикшерү үткәрелгәч, тутырылган бланкның төп нөсхәсен 30 нче сентябрьгә кадәр филиалга җибәрергә, ә копияләрен Патшалык Залы белән кулланган һәр җыелышның өлкәннәр советына бирергә кирәк. Аннары ясалган һәм планлаштырган чыгымнарны карау, залны тикшерү нәтиҗәләре, файдалану белән бәйле эшләр һәм моңа охшаш башка сораулар буенча ел саен үткәрелгән өлкәннәр советларының очрашуын оештырырга тәкъдим ителә. Район күзәтчесе икенче килүдә тикшерү үткәрелгәнме, ватык урыннар төзәтелгәнме һәм юридик документлар яңартылганмы икәнен карап чыгачак.

◼ Рәислек итүче күзәтче билгеләгән кардәш җыелышның июнь-август айларының финанс документларын тикшереп чыгарга тиеш. Бер үк кардәш рәттән берничә тапкыр тикшерү ясарга тиеш түгел. Тикшерү үткәрелгәч, хезмәт очрашуында җыелыш акчалары хакында хисап укылганда шул тикшерүнең нәтиҗәләре турында белдерү ясарга кирәк. («Җыелыш бухгалтериясен алып бару өчен күрсәтмәләр» S-27 дигән документны кара.)

◼ 2009 нчы хезмәт елында рус теленнән кала мондый телләрдә конгресслар үткәрү планлаштырыла:

Район конгресслары: азербайҗан телендә — Мәскәүдә; осетин телендә — Владикавказда; рус саңгырау телендә — Красноярскида (кыскартылган), Мәскәүдә, Незлобныйда, Самарада, Санкт-Петербургта һәм Чиләбедә; татар телендә — Яр Чаллыда һәм Эстәрлетамакта; чуаш телендә — Чабаксарда; әрмән телендә — Волжскийда, Краснодарда, Мәскәүдә һәм Ставропольда булачак.

Бер көнлек махсус конгресслар: азербайҗан телендә — Мәскәүдә һәм Сургутта; инглиз телендә — Санкт-Петербургта; кытай телендә — Санкт-Петербургта; осетин телендә — Владикавказда; рус саңгырау телендә — Волжскийда, Красноярскида, Мәскәүдә, Невинномыскида, Самарада, Санкт-Петербургта, Хабаровскида һәм Чиләбедә; татар телендә — Яр Чаллыда һәм Эстәрлетамакта; чуаш телендә — Чабаксарда; әрмән телендә — Волжскийда, Краснодарда һәм Мәскәүдә; үзбәк телендә — Санкт-Петербургта булачак.

Җыелышларга һәм филиалда теркәлгән бу телләрдәге төркемнәргә район күзәтчеләре якындагы конгресска чакырып хат язачаклар. Бу хатта шулай ук конгрессның датасы, урнаштыру тәртибе һәм башка күрсәтмәләр булачак.

◼ Шатлыклы хәбәрләр: 2007 ел, 3 ноябрьдә Владивостокта (Карбышев ур.); 2008 ел, 3 майда Владикавказда һәм Ладожская станицасында (Краснодарск крае); 11 майда Владивостокта (Бурачек ур.) һәм Бельтырский поселогында (Хакасия республикасы); 24 майда Лабинскида; 25 майда Курская станицасында (Ставрополь крае); 7 июньдә Старый Осколда һәм Камень-на-Оби шәһәрендә (Алтай крае) Патшалык Залларын багышлау үтте.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу