«Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китапны өйрәнү
1 «Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китап «Хак тәгълиматлар» китабын тәмамлаган кешеләр белән өйрәнүне дәвам итәр өчен бастырылган. Бу басманы җыелыш китап өйрәнүендә карап чыгу безгә аны хезмәттә кулланырга һәм Йәһвәгә һәм аның оешмасына рәхмәт хисебезне һәм яратуыбызны үстерергә ярдәм итәчәк. Без «Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китапны өйрәнүдән ничек күбрәк файда ала алабыз?
2 Өйрәнүне алып бару. Атна саен бер бүлекне тулысынча карап чыкканга, китап өйрәнү күзәтчеләренә вакытны дөрес кулланырга кирәк булачак. Аларга кереш абзацларны озак тикшермичә, күбесенчә бүлектә соңрак китерелгән төп мәгълүмат өчен күбрәк вакыт калдырырга кирәк. Һәр өйрәнүнең ахырында кабатлау өчен рамканы карап чыгу катнашучыларга төп фикерләрне истә калдырырга ярдәм итәчәк.
3 «Аллага гыйбадәт кылыгыз» китабындагы бүлекләрнең уртасында уйлану һәм фикер алышу өчен буш урын белән башланган сораулар китерелә. Мәсәлән, 48 һәм 49 нчы битләрдә. Аларны абзац белән бергә укырга кирәк түгел. Бу сорауларны төркем белән карап чыкканда, бирелгән вакыт эчендә күзәтче китерелгән шигырьләрне укырга дәртләндерәчәк һәм фикер алышачак.
4 Яхшы әзерләнү. Өйрәнүгә яхшы әзерләнү — бу җавапларның астына сызып кую гына түгел. Китерелгән шигырьләр өстеннән дога кылып уйлану комментарийларны гына түгел, ә иң мөһиме — йөрәгебезне әзерләргә ярдәм итәчәк (Езра 7:10). Фикер алышуда актив катнашсак һәм башкаларга да комментарийлар әйтергә мөмкинлек бирсәк, без бер-беребезне дәртләндерәчәкбез (Рим. 1:11, 12).
5 «Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китапны өйрәнү безгә Йәһвәгә якынлашырга ярдәм итә һәм эчкерсез кешеләргә гыйбадәт кылуда безгә кушылырга булышыр өчен әзерли (Мәд. 94:6; Ягък. 4:8). Бу китап өйрәнү безгә барыбызга да күп файда китерсен!