«Минем камытымны үзегезгә киегез»
1 Дөнья борчулар һәм басым белән тулган. Ләкин Гайсә аның камытын киеп тынычлык табарга чакыра. Бу чакыруны кабул итеп, без җиңеллек сизәбез (Мат. 11:29, 30). Шәкерт булу камытын үзеңә алу — җиңел булмаган, ләкин тынычлык китерә торган эштә катнашу. Бу эшкә Патшалык турында яхшы хәбәрне вәгазьләү һәм башкаларга Гайсәнең уңайлы камытын киеп, тынычлык табарга ярдәм итү керә (Мат. 24:14; 28:19, 20).
2 Хезмәт тынычлык китерә. Гайсә үзенең шәкертләренә тагын бер йөк алырга кушмаган. Ул аларның авыр йөкләрен аның җиңел йөгенә алыштырырга чакырган. Бу дөнья төзелешенең борчулары һәм өметсезлеге безнең белән идарә итми, һәм без ышанычсыз байлык өчен эшләмибез (Лүк 21:34; 1 Тим. 6:17). Хәтта эшебез күп булса да һәм кирәкле әйберләрне алыр өчен безгә эшләргә кирәк булса да, безнең өчен иң мөһиме — Аллаһыга гыйбадәт кылу (Мат. 6:33). Иң мөһим нәрсәләргә дөрес караш сакласак, безнең өчен хезмәт авыр булмаячак, ә һәрвакыт тынычлык китерәчәк (Флп. 1:10).
3 Гадәттә без үзебез өчен кадерле әйберләр турында сөйләшергә яратабыз (Лүк 6:45). Барлык мәсихчеләргә Йәһвә белән мөнәсәбәтләр һәм ул вәгъдә иткән Патшалыкның фатихалары кадерле. Шуңа күрә «игелек турында яхшы хәбәрне» сөйләп, без көндәлек мәшәкатьләрне онытып торабыз һәм бу безгә тынычлык китерә (Рим. 10:15, ЯД). Әлбәттә, берәр нәрсәне күбрәк башкарган саен, без тагы да остарак булабыз һәм күбрәк шатлык алабыз. Шуңа күрә, мөмкинлек булганда, хезмәткә күбрәк вакыт багышласак, без күбрәк тынычлык табачакбыз. Ә кешеләр яхшы хәбәрне кабул итсә, бу безне рухландыра! (Рәс. 15:3). Без ваемсызлык һәм каршы килүләр белән очраша алабыз. Ләкин тырышлыкларыбыз Йәһвәне шатландыра икәнен һәм ул тырышлыкларны мул итеп фатихалый икәнен истә тотсак, хезмәт безгә рухи тынычлык китерәчәк (Рәс. 5:41; 1 Көр. 3:9).
4 Гайсәнең чакыруын кабул итеп, без аның белән бергә Йәһвә Шаһите буларак хезмәт итү хөрмәтенә ия булабыз (Ишаг. 43:10; Ачыл. 1:5). Бу безгә тынычлык китерә!