«Рәхмәтле булыгыз»
1 Гайсә махау авырулы ун кешене сәламәтләндергәч, аларның берсе генә рәхмәтләрен әйтер өчен кире килгән. Гайсә болай дип сораган: «Савыктырылганнар унау иде түгелме? Тугызы кайда соң?» (Лүк 17:11—19). Безгә юмарт һәм яратучан күктәге Атабыз, Йәһвә Аллаһы, биргән һәртөрле игелекле һәм камил бүләк өчен рәхмәтле булу мөһим (Көл. 3:15; Ягък. 1:17).
2 Безгә нәрсә өчен рәхмәтле булырга кирәк? Без Аллаһының кешеләргә биргән иң зур бүләге — йолым өчен рәхмәтле (Яхъя 3:16). Без шулай ук Йәһвәгә шуның өчен рәхмәтле: ул безне үзенә якынлаштыра (Яхъя 6:44). Мәсихче бердәмлек өчен дә без рәхмәтле (Мәд. 132:1—3). Әлбәттә, Йәһвәнең башка күп бүләкләре турында әйтеп була. Без беркайчан да рәхмәтле булмаган исраиллеләргә охшаш булырга теләмәс идек. Алар Йәһвәнең алар өчен башкарган эшләрен онытканнар (Мәд. 105:12, 13).
3 Рәхмәтеңне белдер. Махау авырулы ун кешенең барысы да Гайсәнең аларга карата эшләгәне өчен рәхмәтле булгандыр, әмма аларның берсе генә рәхмәтләрен белдергән (Лүк 17:15). Без дә хезмәттә ашкынучан булып, рәхмәтләребезне белдерәбез. Без яратучан күктәге Атабызның бар эшләре өчен чын күңелдән рәхмәтле булсак, бу бездә башкаларга аның турында сөйләп аның яратуын һәм юмартлыгын чагылдырырга теләк уятачак (Лүк 6:45). Йәһвәнең искиткеч эшләре һәм безнең хакында уйлары турында башкаларга сөйләсәк, безнең Йәһвәгә карата яратуыбыз һәм рәхмәтләребез үсәчәк (Мәд. 40:5, ЯД [39:5]).
4 Башкаларны рәхмәтле булырга дәртләндер. Без балаларыбызга һәм Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә рәхмәтлек хисләрен үстерергә ярдәм итәр өчен мөмкинлекләр эзләргә тиеш. Ата-аналарның моның өчен күп мөмкинлекләре бар. Мәсәлән, алар моны балалары белән Йәһвәнең барлыкка китергән нәрсәләрен күзәткәндә эшли алалар (Рим. 1:20). Изге Язмалар өйрәнүе үткәргәндә, без мондый сорау бирә алабыз: «Моннан Йәһвәнең нинди сыйфатларын күреп була?». Өйрәнүченең рәхмәтлелеге үскән саен, аның Аллаһыга карата яратуы һәм аңа яраклы булырга тәвәккәллеге үсәчәк.
5 Бу соңгы көннәрдә күп кешеләр яхшылыкны белмиләр (2 Тим. 3:1, 2). Хезмәттә ашкынып катнашкан һәм шулай итеп рәхмәтләрен белдергән тугры хезмәтчеләрен күрү Йәһвәне бик шатландыра! (Ягък. 1:22—25).