Белдерүләр
◼ Таратыр өчен әдәбият. Март: «Хак тәгълиматлар» китабы. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Апрель һәм май: «Күзәтү манарасы» журналы. Гайсә үлемен Искә алу кичәсенә һәм махсус ачык нотыкка килгән яңа кызыксынган, әмма җыелышка йөрмәгән кешеләргә килеп-китәр өчен аерым тырышлыклар куярга кирәк. Максат: Изге Язмалар өйрәнүен башлау. Июнь: «Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китап. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Июль һәм август: татар телендә булган 32 битле брошюралар.
◼ Җыелышка яңа «Күзәтү манарасы» журналлары килгәч, аларны вәгазьчеләргә тизрәк бирергә кирәк. Бу вәгазьчеләргә журналларны хезмәттә тәкъдим итәр алдыннан укып чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
◼ Рәислек итүче күзәтче билгеләгән кардәш җыелышның декабрь, гыйнвар һәм февраль айларының финанс документларын тикшереп чыгарга тиеш. Бер ук кардәш рәттән берничә тапкыр тикшерү ясарга тиеш түгел. Тикшерү үткәрелгәч, хезмәт очрашуында җыелыш акчалары хакында хисап укылганда шул тикшерүнең нәтиҗәләре турында белдерү ясарга кирәк. («Җыелыш бухгалтериясен алып бару өчен күрсәтмәләр» S-27 дигән документны кара.)
◼ 2008 елның өлкә конгрессларының темасы «Безне Аллаһы рухы йөртә». Бу конгрессның ике көнендә дә булыр өчен һәм тулы файда алыр өчен, нәрсә эшләргә? «Патшалык хезмәтебез»нең апрель ае санында моңа кагылышлы файдалы мәгълүматлар китереләчәк. Эштән сорап китәргә кирәк икән, икеләнмичә моны алдан ук эшлә.
◼ 2008 елның 4 август көненнән башлап башка телдә сөйләшә торган җыелышларда һәм төркемнәрдә китап өйрәнү башка программа буенча үткәреләчәк. Әгәр башка күрсәтмәләр булмаса, һәрвакыт бу яңа тәртипне тотарга кирәк. Кайбер башка телдә сөйләшүче төркемнәр моңа кагылышлы җитәкчелекне инде алдылар. Җыелыш яки төркем китап өйрәнү программасын үз телендәге «Безнең патшалык хезмәтебез»дән алачак, шуңа күрә ким дигәндә аның бер санын алыр өчен заказ бирергә кирәк. Үз телендә «Патшалык хезмәтебез» булмаган җыелышлар һәм төркемнәр яки аларга китап өйрәнү графигы җибәрелмәгән булса, алар рус телендәге җыелышлар үтәчәк басманы кулланачак, ә фикер алышуны үз телендә үткәрәчәк. Андый җитәкчелек хатта (2004 ел, 15 октябрь) бар өлкәннәр советына инде бирелгән иде. Барлык җыелышларга һәм төркемнәргә өйрәнер өчен басмалар җитәрлек булсын өчен, аларга заказ бирергә кирәк.
◼ Шатлыклы хәбәрләр: 2007 ел, 2 июньдә Сосновый бор шәһәрендә (Ленинград өлкәсе), 7 октябрьдә Невинномыскта (Ставрополь өлкәсе), 13 октябрьдә Тыреть поселогында һәм Зима шәһәрендә (Иркутск өлкәсе) һәм Струги Красные поселогында (Псков өлкәсе), 21 октябрьдә Волгоградта (Витимская ур., 2), 28 октябрьдә Амурскта (Хабаровск өлкәсе), Нижний Тагилда (Екатеринбург өлкәсе), 3 ноябрьдә Саранскта (Мордовия) һәм Северобайкальскта (Иркутск өлкәсе), 4 ноябрьдә Черная речка поселогында (Хабаровск) яңа Патшалык Залларын багышлау үтте.