РУХИ СОРАУЛАРГА ҖАВАП
Без Аллаһы турында хакыйкатьне белә алабызмы?
Аллаһы кешеләр белән һәрвакыт аралашкан. Ул үз изге рухы, ягъни эш итә торган көче, ярдәмендә Изге Язмаларны язган кешеләргә үз фикерләрен җиткергән (2 Петер 1:20, 21). Изге Язмаларны укысак, Аллаһы турында хакыйкатьне белә алырбыз. (Яхъя 17:17; 2 Тимутигә 3:16 укыгыз.)
Изге Язмаларда Аллаһы үзе турында күп мәгълүматны ачыклый. Ул ни өчен кешеләрне барлыкка китергәнен, кешелек өчен нәрсә эшләргә ниятләгәнен һәм безнең нинди тормыш алып баруыбызны теләгәнен ачкан (Рәсүлләр 17:24—27). Аллаһы үзе турында хакыйкатьне белүебезне тели. (1 Тимутигә 2:3, 4 укыгыз.)
Ни өчен Аллаһы хакыйкатьне яраткан кешеләрне кабул итә?
Йәһвә — хакыйкать Аллаһысы. Ул үз Улы Гайсә Мәсихне кешеләрне хакыйкатькә өйрәтергә җибәргән. Шуңа күрә хакыйкатьне яраткан кешеләр Гайсәне кабул итәләр (Яхъя 18:37). Аллаһы андый кешеләрнең үз хезмәтчеләре булуларын тели. (Яхъя 4:23, 24 укыгыз.)
Аллаһы турында ялган тәгълиматларны таратып, Шайтан Иблис күп кенә кешеләргә Аллаһы турында белем алырга бирмәгән (2 Көринтлеләргә 4:3, 4). Яхшылыкны яратмаган кешеләр андый ялган тәгълиматларны кабул итә (Римлыларга 1:25). Ләкин миллионлаган эчкерсез кеше, Изге Язмаларны өйрәнеп, Аллаһы турында хакыйкатьне таба. (Рәсүлләр 17:11 укыгыз.)