Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w07 1.1. 3-4 б.
  • Кешене нәрсә бәхетле итә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кешене нәрсә бәхетле итә?
  • Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Чын уңышка омтылыгыз
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Ничек сез бәхетле була аласыз
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Тормышың үзгәргәндә Алла рухына таян
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Аллаһының яңа дөньясында чын канәгатьлек китерүче тормыш
    Күзәтү манарасы 2006 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2007 ел
w07 1.1. 3-4 б.

Кешене нәрсә бәхетле итә?

КАЙБЕР кешеләр Джесси Ливермурны биржада иң уңышлы брокер дип санаган. Ул сатып-алуда акыллы карарлар кабул иткән. Нәтиҗәдә, ул зур байлык җыйган. Джесси үзе өчен махсус тегелгән иң яхшы костюмнар киеп йөргән, 29 бүлмәле зур йортта яшәгән, аның үз шоферы булган һәм ул кара «Роллс-ройска» утырып йөргән.

Давытa та уңышлы булырга омтылган. Ул дизайн белән шөгыльләнгән бер зур фирманың вице-президенты һәм баш менеджеры булган. Шуңа күрә вакыт узу белән ул, бәлки, үз фирмасының берәр филиалында президент булыр иде. Ул байлык һәм дан турында уйлаган. Әмма Давыт бу эшен калдырган. «Мин бүтән югары җитәкчеләр кәнәфиендә утырырга теләмим»,— дигән ул. Сез Давыт андый адым ясап, ялгышкан дип уйлыйсызмы?

Күп кешеләр өчен бәхетле тормыш — бу бай, данлыклы яки популяр булу. Әмма бай кешеләр дә күңелләрендә бушлык сизәргә, тормышлары мәгънәсез һәм максатсыз икәнен тоярга мөмкин. Бу Ливермур тормышыннан ачык күренә. Байлыгына карамастан, аның тормышы кайгы-хәсрәтле һәм һәлакәтле булган. Ул депрессиядән интеккән, күп мәртәбә өйләнгән, уллары белән дуслаша алмаган. Ахыр чиктә ул байлыгының күп өлешен югалткан. Бер көн ул бай кунакханәнең ресторанына килеп, үзенең кайгылы уйларына чумып утырган. Ул коктейль алып килергә кушкан һәм үзенең күн белән тышланган язу дәфтәрен алып, хатынына саубуллашу хаты язган. Эчкәч, ул гардеробка кереп үз-үзенә кул салган.

Әлбәттә, үз-үзеңә кул салуның сәбәпләре күп булырга мөмкин, әмма бу мисал Инҗилдә язылган сүзләрнең хак булуын күрсәтә: «Баерга теләүчеләр... үз-үзләрен күп кайгыларга дучар иткәннәр» (1 Тимутегә 6:9, 10).

Бай, данлыклы яки популяр булу тормышны бәхетле итә аламы? Сез ничек уйлыйсыз? Сез үзегезне бәхетле дип саныйсызмы? Ни өчен? Ничек сез моны билгеләдегез? Һәм сезгә нәрсә тәэсир итте? Чираттагы мәкаләдә вакыт белән сыналган киңәшләр каралачак. Алар миллионлаган кешегә бәхетле тормыш алып барырга булышкан. Ничек сез дә бәхетле була аласыз? Әйдәгез моны карап чыгыйк.

[Искәрмә]

a Исем үзгәртелгән.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу