Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w06 1.9. 32 б.
  • Карт, әмма ялгыз түгел

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Карт, әмма ялгыз түгел
  • Күзәтү манарасы 2006 ел
Күзәтү манарасы 2006 ел
w06 1.9. 32 б.

Карт, әмма ялгыз түгел

КАРТАЙГАЧ, күпләр хәлсезләнә, башкалар белән аралашмый башлый. Әмма Фернан Ривароль турында алай дип әйтеп булмый. Ул 95 яшендә Швейцариядә, Женева шәһәрендә үлгән. Аның хатыны вафат булган, кызы кияүгә чыгып үз йортында торган, шуңа күрә Фернан ялгыз яшәгән. Күпчелек вакытын үз өендә үткәрсә дә, ул ялгыз булмаган. Ул еш кына йортның бер бүлмәсендә өстәл янына утырып, телефон аша кешеләр белән рухи сораулар турында сөйләшкән.

Аның вакыйгаларга бай тормышында шулай ук ялгыз булган вакытлары да булган. Ни өчен? Фернан белән аның хатыны 1939 елны Йәһвә Шаһитләре булгач, Европада икенче бөтендөнья сугышы башлана. Фернан Изге Язмалар буенча яшәгәнгә беркемгә дә зыян китермәскә карар итә. Нәтиҗәдә ул эшсез кала һәм берничә тапкыр төрмәдә утыра. Тулаем алганда ул биш ел ярым, үз хатыны белән кечкенә кызыннан аерылып, төрмәдә утыра.

Шул елларны искә төшереп, Фернан болай дигән: «Күпләр мине яхшы эшне ташлап гаиләмне бер тиенсез калдырган дип саный иде. Кешеләр мине нәфрәт итә иде, мин алар өчен җинаятьче идем. Шулай да ул авыр еллар турында уйлаганда мин күбрәк Йәһвә биргән таянычны һәм аның ярдәмен искә төшерәм. Инде күп еллар үтте, әмма минем Йәһвәгә ышанычым ул көннәрдәге кебек нык».

Бу иман Фернанны башкаларга Изге Язмаларга нигезләнгән өмет белән телефон аша уртаклашырга дәртләндергән. Берәр кеше әйбәт кенә тыңласа, ул аңа почта аша Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбият җибәргән. Шуннан соң кабат шул кешегә шалтыраткан һәм басмалар турында сораган. Кайвакыт кешеләр аңа рәхмәт әйтеп хат җибәргәннәр. Андый хатлар аны сөендергән.

Сез яшәгән җирдә дә Фернан кебек кешеләр яши торгандыр. Сез дә алар белән сөйләшә аласыз. Алар нәрсәгә ышана икәнен белер өчен аларны тыңласагыз, яхшы булыр иде. Йәһвә Шаһитләре сезгә моның турында сөйләп бирергә шат булыр.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу