Бала тәрбияләү — авыр мәсьәлә
КИЧ белән кафе хуҗасы ишекләрне ябып, өйгә кайтырга җыена. Әмма шул вакытта кафега, бала ияртеп, ике хатын-кыз килеп керә һәм аларга ашарга бирүләрен сорыйлар. Бик арыганга күрә, ул аларга кафе инде ябык дип әйтергә уйласа да, ахыр чиктә алар сораганны бирергә була. Хатын-кызлар ашап-сөйләшеп утырган вакытта, балалары, идәнгә печенье балчыгын таратып һәм аяклары белән таптап, кафе буйлап чабып йөри. Әнисе аны тыяр урынына, бары тик елмаеп кына утыра. Алар киткәч, болай да арыган хуҗа кафены кабат чистартырга тотына.
Бу вакыйга бик күп гаиләләрдә бала тәрбияләү уңышсыз икәнен күрсәтә. Моны, бәлки, сез үзегез дә күрәсездер. Уңышсызлыкның сәбәпләре күп. Кайбер әти-әниләр бала ирекле үсәргә тиеш дип уйлый һәм балага нәрсә тели шуны эшләргә рөхсәт итәләр. Кайбер әти-әниләр, эшләре күп булганга, балаларына игътибар һәм кирәкле өйрәтү бирер өчен вакыт бүлеп куя алмый. Икенчеләре бала өчен иң мөһиме — белем алу дип саный. Шуңа күрә баласы белән без сиңа чиксез азатлык бирәбез, ә син мәктәптән яхшы билгеләр алып кайтасың һәм берәр абруйлы югары уку йортына керәсең дип сөйләшеп куялар.
Әти-әниләргә һәм җәмгыятькә кеше тәртибенең төп принципларына һәм нормаларына карашларын тулысынча үзгәртергә кирәк дип саный күп кеше. Алар балаларның төрле җинаять эшләрендә катнашуына һәм мәктәптәге җәбер-золымның көннән-көн үсә баруына игътибар итәләр. Шуңа күрә Сеулдагы (Корея республикасы) бер урта мәктәпнең директоры баланы тәрбияләүдә иң мөһиме аның шәхесен тәрбияләү дип басым ясый. «Яхшы сыйфатлар үстергәннән соң гына, белем бирә башласаң була»,— дип әйтә ул.
Балаларының институтка керүен һәм соңыннан яхшы яшәвен теләгән күп әти-әниләр бүгенге көннәрдә яңгыраган кисәтүче сүзләргә колак салмый. Сезнең балагыз булса, сез аны, үскәч, нинди кеше итеп күрәсегез килә: әхлакый яктан саф һәм җаваплы кеше итепме? Башкаларга игътибарлы, тормышта шатлыклы һәм төрле шартларга тиз ияләшүчән итепме? Андый булуын теләсәгез, чираттагы мәкалә сезнең өчен.