Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w04 1.7. 3 б.
  • Бу Алла ихтыярымы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Бу Алла ихтыярымы?
  • Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Раббым!.. безне дога кылырга өйрәтче»
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Гайсә Мәсихкә дога кылу дөресме?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Ни өчен Гайсә Бөек Остаз булган?
    Бөек Остаздан өйрән
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2004 ел
w04 1.7. 3 б.

Бу Алла ихтыярымы?

«Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын» (Маттай 6:10).

ХУЛИО белән Кристина үзләренең дүрт баласының утта янып үлүен тетрәнеп карап торганнар. Аларның юл читенә куелган машиналарына йөртүчесе исерек булган машина килеп бәрелү аркасында, аңа ут капкан. Бишенче балалары Маркосны гына уттан коткара алганнар, әмма ул нык янып, гомерлек җәрәхәт алган. Аңа әле нибары 9 гына яшь булган. Әтисе бик нык кайгырган һәм: «Бу Алла ихтыяры. Аның ихтыяры нинди генә булмасын, без аны кабул итәргә тиешбез»,— дип үзен һәм гаиләсен юаткан.

Бәлаләргә юлыкканда күп кешеләр шулай дип әйтә. «Әгәр Алла кодрәтле һәм безнең турыда кайгырта икән,— дип уйлана алар,— булган вакыйгалар, моны аңларга авыр булса да, ничектер безгә файда китерә». Сез дә шулай ук уйлыйсызмы?

Нәрсә генә булмасын — яхшымы яки начармы — барысы Алла ихтыяры буенча. Андый фикер Гайсәнең Раббы догасы дип аталган һәм югарыда китерелгән сүзләренә еш нигезләнә. Алла ихтыяры күктә үтәлә, шулай бит? «Җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын» дип дога кылганда без, җирдә булганнар Алла ихтыяры буенча барганын танымыйбызмы?

Мондый фикер йөртүнең дөреслегенә күп кешеләр шикләнә. Чөнки мондый фикер йөртү Алланы кеше затларына ваемсыз итеп күрсәтә. «Ничек инде яратучы Алла гаепсез кешеләрнең коты алынырлык вакыйгалар теләргә мөмкин,— дип сорый алар.— Әгәр Алла безне берәр нәрсәгә өйрәтергә тели икән, мондый юл аша без нәрсәгә өйрәнә алабыз — бу аңлашылмый». Бәлки сез дә моңа охшаш хисләр кичерәсездер.

Моның турында Гайсәнең бер анадан туган абыйсы шәкерт Ягькуб болай дип язган: «Коткыга бирелгәннәрнең берсе дә: „Бу коткы Аллаһы тарафыннан җибәрелгән“,— дип әйтергә тиеш түгел, чөнки явызлык Аллаһыны вәсвәсәләндерә алмый һәм Аллаһы Үзе беркемне дә вәсвәсәләндерми» (Ягъкуб 1:13). Алла явызлыкның чыганагы түгел. Шуңа күрә, җирдә булганның барысы да Алла ихтыярында түгел. Изге Язмада ир нәфесе, яки ихтыяры, халыклар ихтыяры һәм хәтта Иблис ихтыяры турында да әйтелә (Яхъя 1:13; 2 Тимутегә 2:26; 1 Петер 4:3, ЯД). Хулио һәм Кристина гаиләсе белән булганнар яратучы күктәге Әтинең ихтыяры буенча булмаган дип сез, әлбәттә, ризалашырсыз.

Әмма Гайсә шәкертләрен: «Синең ихтыярың гамәлгә ашсын»,— дип дога кылырга өйрәткәндә, Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Бу Алланың ниндидер бер махсус очракта гына катнашуы турында үтенечме яки Гайсә безне нәрсәдер бөегрәк, барлык кешеләр өметләнгән үзгәреш турында дога кылырга өйрәткәнме? Әйдәгез, моның турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен карап чыгыйк.

[3 биттәге иллюстрация]

Car: Dominique Faget-STF/AFP/Getty Images; child: FAO photo/B. Imevbore.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу