Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w03 1.9. 3 б.
  • Яратусыз булмый

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яратусыз булмый
  • Күзәтү манарасы 2003 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сине яраткан Аллаһыны ярат
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Ничек без якыннарыбызга ярату күрсәтә алабыз?
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Ярату белән төзелегез
    Күзәтү манарасы 2001 ел
  • Сезнең яратуыгыз кая кадәр җәелә?
    Күзәтү манарасы 2001 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2003 ел
w03 1.9. 3 б.

Яратусыз булмый

БАРЛЫК кешеләр, яшенә, культурасына, теленә, расасына карамастан, яратуга мохтаҗ. Бу мохтаҗлык канәгатьләндерелмәсә, бәхет юк. Медицина өлкәсенең бер галиме болай дип язган: «Без авырыйбызмы яки сәламәтме, кайгырабыз яки шатланабызмы, газап чигәбез яки тереләбезме — боларның барысы да иң беренче мәхәббәткә һәм җылы мөнәсәбәтләргә яки аларның булмавына бәйле. Әгәр дә мәхәббәт кебек тәэсир иткән дару уйлап тапсалар, илдәге һәрбер табиб диярлек аны үзенең пациентларына тәкъдим итәр иде, бирмәсә — бу җинаять булыр иде».

Әмма хәзерге җәмгыять — аеруча аның масса-күләм мәгълүмат чаралары һәм атаклы кешеләре — еш кына кешенең мәхәббәткә һәм җылы мөнәсәбәтләргә мохтаҗ булуына түгел, ә күбрәк байлыкка, хакимлеккә, данга һәм җенси якынлыкка басым ясый. Күп мөгаллимнәр укучыларны байлык белән бәйле булган максатларга омтылырга һәм карьера ясарга өндиләр, югыйсә тормыштан бернәрсә дә ала алмыйсың дип саный алар. Әйе, белем алу һәм талантларыңны үстерү мөһим, әмма, гаилә һәм дуслар өчен вакыт калдырмыйча, боларның барысына да баш белән чуму дөрес булырмы? Борынгы заманда яшәгән һәм кеше табигатен яхшы белгән бер укымышлы ир-ат сәләтле, әмма яратуы булмаган кеше «яңгыравык бакыр яки чыңлавык тәлинкәгә» охшаш дип санаган (1 Көринтлеләргә 13:1). Мондый кеше бай һәм хәтта атаклы була ала, әмма чын бәхеткә беркайчан да ия була алмый.

Гайсә Мәсих кешеләрне тирән аңлаган һәм аларны үзенә бер төрле итеп кадерләгән, һәм аның тәгълиматының асылы Аллага һәм якыннарыбызга карата яратудан гыйбарәт булган. Гайсә болай дип әйткән: «Раббы Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат... Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» (Маттай 22:37—39). Кешеләр бу сүзләрне үтәп кенә Мәсихнең чын шәкертләре була алганнар. Менә ни өчен Гайсә: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»,— дип әйткән (Яхъя 13:35).

Әмма бүгенге дөньяда яратуны ничек үстерергә? Һәм ата-аналар балаларын яратырга ничек өйрәтә ала? Бу сораулар чираттагы мәкаләдә карала.

[3 биттәге иллюстрацияләр]

Комсызлык идарә иткән дөньяда ярату үстерү җиңел түгел.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу