Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w00 1.12. 3 б.
  • Җир тик сынау урынымы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Җир тик сынау урынымы?
  • Күзәтү манарасы 2000 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Күктәге кебек, җирдә дә»
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Күкләр
    Уяныгыз! 2016
  • Катлаулы сорау
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
Күзәтү манарасы 2000 ел
w00 1.12. 3 б.

Җир тик сынау урынымы?

БЕТТЕ! Ул бирде. Студент-кыз ике атналык чиксез авыр сессиядән соң, ахырда яхшы билгеләр белән диплом алды. Хәзер ул әллә кайчан хис итеп йөргән эшенә урнаша ала.

Күп кешеләр өчен җирдәге тормыш моңа охшаш хәл йөртә. Бу тормышка алар барлык кешеләр үтәргә тиеш булган башлангыч сынауга кебек карыйлар. Үлемнән соң бу сынауны үткән кешеләрне яшәүнең бертөрле формасында нәрсәдер яхшырак көтә. Һичшиксез, хәзерге тормыш, ә күп кешеләр өчен бу бар булу гына, кешеләр нәрсәгә өметләнә алганнарның иң яхшысы булса — бу бик күңелсез булыр иде. Изге Язмалар персонажы Әюп үз тормышының күпчелек өлешен таза һәм бай булып үткәрсә дә: «Хатыннан туган кеше кыска гомерле һәм кайгылардан туйган»,— дип әйткән (Әюп 14:1).

Күп кешеләрнең фикер йөртүе бер энциклопедиянең: «Алла кешене күк даны өчен билгеләгән. [...] Кешенең бәхете күктәге ләззәтеннән тора икән дип нәтиҗә ясап була»,— дигән сүзләрендә чагыла («New Catholic Encyclopedia»). Күптән түгел генә Америка Кушма Штатларында бер берләшмә («Church of Christ») сорашу үткәргән һәм алынган мәгълүматлар сораган кешеләрнең 87 проценты үлгәннән соң күккә барачаклар дип ышаналар икәнен күрсәтә.

Шулай ук христиан булмаган күп кешеләр дә үлгәннән соң җирне калдырып, яхшырак урынга барырга өметләнәләр. Мәсәлән, мөселманнар күктәге оҗмахка эләгергә өметләнәләр. Кытай һәм Япониядә киң таралган «Саф Җир» дип аталган буддистлар агымының шәкертләре, әгәр дә алар бертуктаусыз Чиксез Ут Буддасының — Амитабха исемен кабатласалар «саф җирдә» яисә «көнбатыш оҗмахында» яңадан туачакларына һәм анда чиксез бәхетле булачакларына ышаналар.

Кызык, дөньяда иң күп тәрҗемә ителүче һәм иң киң таралган изге китапта, Изге Язмаларда җир калдыра торган урын яисә ул яхшы тормыш юлындагы баскыч дип бер дә сурәтләнми. Изге Язмаларда мәсәлән: «Гаделләр җирне мирас итеп алырлар һәм анда мәңге яшәрләр»,— дип әйтелә (Мәдхия 36:29). Һәм шунда ук без Гайсәнең: «Юашлар бәхетле, чөнки алар җирне мирас итеп алырлар»,— дип әйткән сүзләрен табабыз (Матфей 5:5).

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу