Вакытның графигы
«Әүвәл...»
Б. э. к. 4026 Адәм барлыкка китерелә
Б. э. к. 3096 Адәм үлә
Б. э. к. 2370 Туфан
Б. э. к. 2018 Ибраһим туа
Б. э. к. 1943 Ибраһим белән килешү
Б. э. к. 1750 Йосыф кол итеп сатыла
Б. э. к. 1613 кадәр Әюб газаплары
Б. э. к. 1513 Мисырдан чыгу
Б. э. к. 1473 Ешуа Исраилне Кәнганга кертә
Б. э. к. 1467 Кәнганда төп сугышлар тәмамлана
Б. э. к. 1117 Шаул патша итеп майлана
Б. э. к. 1070 Аллаһы Давытка Патшалык вәгъдә итә
Б. э. к. 1037 Сөләйман тәхеткә утыра
Б. э. к. 1027 Иерусалимда Аллаһы йорты төзелеп бетә
Б. э. к. якынча 1020 Җырларның җыры тәмамлана
Б. э. к. 997 Исраил ике патшалыкка бүленә
Б. э. к. якынча 717 Гыйбрәтле сүзләр җыентыгы тәмамлана
Б. э. к. 607 Иерусалим җимерелгән, Бабыл әсирлеге башлана
Б. э. к. 539 Кир Бабылны яулап ала
Б. э. к. 537 Яһүдләр Иерусалимга кайта
Б. э. к. 455 Иерусалим стеналары күтәрелә; 69 җидееллык атна башлана
Б. э. к. 443 соң Малахий үз китабын тәмамлый
Б. э. к. 2 Гайсә туа якынча
Б. э. 29 Гайсә суга чумдырыла һәм Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьли башлый
Б. э. 31 Гайсә 12 рәсүлен сайлый; Таудагы вәгазе
Б. э. 32 Гайсә Лазарны терелтә
Б. э. 33, 14 нисан Гайсә баганага кадаклап үтерелә
Б. э. 16 нисан Гайсә терелтелә
Б. э. 33, 6 сиван Илленче көн бәйрәме; изге рух иңә (май азагы, июнь башы)
Б. э. 36 Көрнили мәсихче динен кабул итә
Б. э. якынча 47—48 Паулның беренче вәгазь сәяхәте
Б. э. якынча 49—52 Паулның икенче вәгазь сәяхәте
Б. э. якынча 52—56 Паулның өченче вәгазь сәяхәте
Б. э. 60—61 Паул Римда сак астында хатлар яза
Б. э. 62 кадәр Гайсәнең туганы Ягъкуб үз хатын яза
Б. э. 66 Яһүдләр Римга каршы фетнә күтәрә
Б. э. 70 Римлылар Иерусалимны һәм Аллаһы йортын җимерәләр
Б. э. якынча 96 Яхъя Ачылышны яза
Б. э. якынча 100 Рәсүлләрнең соңгысы Яхъя үлә