Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bm 17 кисәк 20 б.
  • Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында өйрәтә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында өйрәтә
  • Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында нәрсә сөйләгән?
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Гайсә исән!
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Аллаһының Патшалыгы турында хакыйкать
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2020 ел
  • Гайсә Мәсих кем ул?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
Күбрәк карарга
Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
bm 17 кисәк 20 б.
Гайсә халыкны өйрәтә

17 НЧЕ БҮЛЕК

Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында өйрәтә

Гайсә үз шәкертләрен күп нәрсәләргә өйрәтә, әмма аның төп хәбәре — Аллаһы Патшалыгы турында

НИ ӨЧЕН Гайсә җиргә килгән? Ул: «Мин... Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне җиткерергә тиешмен, чөнки Мин шуның өчен җибәрелдем»,— дигән (Лүк 4:43). Гайсә вәгазенең төп темасы — Аллаһы Патшалыгы. Шул Патшалыкка кагылышлы дүрт якны карап чыгыйк.

1. Гайсә Патша булырга тиеш. Гайсә үзе турында ул пәйгамбәрлек ителгән Мәсих һәм Данил пәйгамбәр күренештә күргән Патша ди (Яхъя 4:25, 26). Ул үз шәкертләренә бер көн «шөһрәтле тәхеткә» утырачак һәм алар да аның белән бергә тәхетләргә утырачак дип әйтә (Маттай 19:28). Ул бу идарә итүчеләрне «кечкенә көтү» дип атый һәм «бу утардан булмаган башка сарыкларым да бар» ди (Лүк 12:32; Яхъя 10:16).

2. Аллаһы Патшалыгы чын гаделлек урнаштырачак. Гайсә ачык итеп шуны күрсәтә: Патшалык Йәһвә Аллаһының исемен изгеләндерәчәк һәм Шайтан Гадәндәге фетнәдән башлап Аллаһының исеменә төшергән бар хурлыкны юк итәчәк. Шулай итеп иң зур гаделсезлек бетереләчәк (Маттай 6:9, 10). Гайсә кешеләрне — ир-атларны да, хатын-кызларны да, байларны да, ярлыларны да — аермыйча өйрәткән. Аның төп йөкләмәсе исраиллеләрне өйрәтү булса да, ул шулай ук самареялеләргә, мәҗүсиләргә һәм башка халыкларга булышкан. Ул шул көннәрдәге дини җитәкчеләрдән аерылып торган һәм кешеләргә бертигез караган.

3. Аллаһы Патшалыгы бу дөньядан түгел. Гайсә яшәгән көннәр сәяси яктан тыныч булмаган. Аның туган җирләре белән чит ил идарә иткән. Шулай да халык аны сәяси эшләрдә катнаштырырга теләгәч, ул моңа ризалашмаган (Яхъя 6:14, 15). Бер хакимгә ул: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»,— дигән (Яхъя 18:36). Ә үз шәкертләренә: «Сез дөньядан түгел»,— дип әйткән (Яхъя 15:19). Ул аларга, хәтта аны яклар өчен дә, сугыш коралын кулланырга рөхсәт итмәгән (Маттай 26:51, 52).

«Гайсә... авыллар буйлап Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп йөрде» (Лүк 8:1).

4. Мәсих идарәсе мәхәббәткә нигезләнәчәк. Гайсә кешеләргә йөкләрен җиңеләйтергә һәм көч бирергә вәгъдә иткән (Маттай 11:28—30). Ул үз вәгъдәсен үтәгән. Ул төрле борчылулар белән көрәшер өчен, мөнәсәбәтләрне яхшыртыр өчен, мал-мөлкәт җыю тозагына эләкмәс өчен һәм бәхетле яшәр өчен ярату тулы гамәли киңәшләр биргән (Маттай, 5—7 нче бүлекләр). Ул барысын мәхәббәт белән башкарган, һәм аңа төрле кешеләр тартылган. Хәтта бик каты җәберләнгән кешеләр дә аның янына килгән, чөнки алар бер дә шикләнмәгән: Гайсә үзен йомшак һәм мәхәббәт белән тотачак. Әйе, киләчәктә Гайсә гаҗәеп Патша булачак!

Гайсәнең Аллаһы Патшалыгы турында өйрәтер өчен тагын бер бик уңышлы ысулы булган: могҗизалар. Ни өчен ул аларны эшләгән? Әйдәгез моны белик.

Инҗилнең Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя китапларына нигезләнгән.

  • Гайсә үзенең вәгъдә ителгән Патша булуы турында нәрсә әйткән?

  • Гайсә үзенең гадел идарәче булачагын ничек күрсәткән?

  • Гайсә аның Патшалыгы бу дөньядан түгел икәнен ничек күрсәткән?

  • Гайсә үз идарәсенең мәхәббәткә нигезләнгән булачагын ничек күрсәткән?

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу