15 НЧЕ БҮЛЕК
Әсирлектәге пәйгамбәр киләчәктәге вакыйгаларны күрә
Данил Аллаһы Патшалыгы һәм Мәсихнең килүе турында пәйгамбәрлек итә. Бабылны яулап алалар
ДАНИЛНЫ, Аллаһыга тугры яшүсмерне, Бабылга, әле Иерусалим җимерелгәнче, әсирлеккә алып китәләр. Бабыллылар Данилга һәм башка кайбер яһүдләргә чак кына күбрәк азатлык бирә. Данил бу шәһәрдә озак вакыт яши, һәм анда Аллаһы аны гаҗәеп фатихалый. Аны арысланнар янына чокырга ташлагач, ул исән кала, һәм аңа ерак киләчәктә булачак вакыйгалар турында күренешләр бирелә. Аның иң мөһим пәйгамбәрлекләре Мәсих һәм аның идарәсе турында.
Данилга Мәсихнең килү вакыты әйтелә. Аллаһы халкы «Мәсих Юлбашчыны» кайсы вакытта көтәргә тиеш? Данил моның турында хәбәр ала. Мәсих Иерусалим стеналарын яңадан төзү турындагы әмер чыкканнан соң 69 җидееллык атна үткәч килергә тиеш була. Бу әмер Данил үлеменнән соң күп еллар үткәч, б. э. к. 455 елда чыга. Шул елдан 69 «атнаны», ягъни 483 елны, санасак, б. э. 29 елына чыгабыз. Чираттагы бүлектән шул елда нәрсә булганын белербез. Данил шулай ук Мәсих гөнаһларны йолып алыр өчен үлемгә биреләчәк дип яза (Данил 9:24—26).
Мәсих күктә Патша булып идарә итәчәк. Данилга гаҗәеп күренеш бирелә: ул Мәсихнең, «адәм улына охшаш берәүнең», күкләрдә Йәһвәнең тәхете каршына килүен күрә. Йәһвә Мәсихкә «хакимлек, дан һәм патшалык» тапшыра. Бу Патшалык мәңге торырга тиеш була. Данилга Мәсих җитәкчелек иткән бу Патшалык турында тагын бер искиткеч як ачыклана: Патша белән бергә «Аллаһы Тәгаләнең изгеләре» идарә итәргә тиеш була (Данил 7:13, 14, 27).
Бу Патшалык шушы дөнья хөкүмәтләрен җимерәчәк. Бабыл патшасына, Набуходоносорга, гаҗәеп бер төш бирелә. Данил Аллаһы ярдәме белән бу төшне аңлата. Патша зур бер тораташ күрә. Аның башы — алтыннан, күкрәге һәм куллары — көмештән, корсагы һәм ботлары — бакырдан, балтырлары — тимердән, ә табаны — кызыл балчык катыш тимердән була. Бер таудан таш аерыла һәм тораташның ватылучан табаннарына бәрә, тораташ җимерелеп төшә. Данил бу тораташның өлешләрен аңлатып бирә: алтын баш — Бабыл патшалыгы, ә калган өлешләре — бер-берсен алмаштырып баручы бөтендөнья державалары була. Бу явыз дөньяның соңгы хакимнәре идарә иткәндә, Аллаһы Патшалыгы бар хөкүмәтләрне җимереп, үзе мәңгегә урнашачак ди Данил (Данил, 2 нче бүлек).
Картайгач, Данил Бабылның җимерелүенә шаһит була. Нәкъ пәйгамбәрләр әйткәнчә, Бабылны Кир яулап ала. Тиздән әсирлектән яһүдләр азат ителә һәм туган якларына кайта. Алдан әйтелгәнчә, аларның туган илләре ташландык хәлдә нәкъ 70 ел була. Тугры идарәчеләр, руханилар һәм пәйгамбәрләр җитәкчелегендә яһүдләр яңадан Иерусалимны һәм Йәһвәнең гыйбадәтханәсен төзи. Әмма 483 ел үткәч, нәрсә булган?
Данил китабына нигезләнгән.