Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bm 10 кисәк 13 б.
  • Акыллы Сөләйман идарәсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Акыллы Сөләйман идарәсе
  • Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ул синең өчен үрнәк я кисәтү булып торамы?
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Йәһвәнең гыйбадәтханәсе
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Акыллы патша Сөләйман
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Гайсәне — Бөегрәк Давыт Һәм Бөегрәк Сөләйманны хөрмәт ит
    Күзәтү манарасы 2009 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
bm 10 кисәк 13 б.
Шебаның патшабикәсе Сөләйман патшаның тәхете янына килә

10 НЧЫ БҮЛЕК

Акыллы Сөләйман идарәсе

Йәһвә Сөләйман патшага акыллылык бирә; Сөләйман идарә иткәндә исраиллеләр тынычлыкка һәм муллыкка ләззәтләнеп яши

ХАЛЫК һәм аның патшасы Йәһвәне үз Хакиме дип санап һәм аның законнарына буйсынып яшәсә, тормыш нинди булыр иде? Сөләйман патшаның 40 еллык идарәсе бу сорауга җавап бирә.

Үлеме алдыннан Давыт үз улын Сөләйманны үз урынына патша итеп куя. Бер тапкыр Сөләйман төш күрә, һәм төштә Аллаһы аңа үзеннән теләгәнен сорарга куша. Патша халык белән гадел һәм дөрес идарә итәр өчен акыл белән белем сорый. Аның бу үтенече Аллаһы күңеленә хуш килә, һәм ул аңа акыл белән зирәклек бирә. Йәһвә аңа шулай ук байлык, дан һәм озын гомер вәгъдә итә. Ләкин моның өчен Сөләйманга Аллаһыга тыңлаучан булып калырга кирәк була.

Сөләйман үз акыллылыгы белән дан казана. Бер тапкыр аның янына ике хатын бер сабый малайны алып килә. Һәрберсе аны үз баласы дип атый. Шунда Сөләйман сабыйны урталай чабып, аларга бирергә куша. Беренчесе моңа ризалаша, ә икенчесе сабыйны беренче хатынга бирергә үтенә. Сөләйман сабыйны кызганган хатынның аның әнисе булуын аңлый, һәм бу малайны шул хатынга бирәләр. Моның турында хәбәр бөтен Исраилгә тарала, һәм кешеләр Сөләйманда Аллаһы акылы барлыгын таный.

Сөләйманның иң бөек эше — бу Иерусалимдагы Йәһвә гыйбадәтханәсен төзү. Ул Исраилдә гыйбадәт кылуның үзәге була. Аны багышлаганда, Сөләйман болай дип дога кыла: «Менә! Күкләр, әйе, күкләрнең күге дә сине сыйдыра алмый, бигрәк тә мин төзегән йорт!» (3 Патшалык 8:27).

Сөләйман даны башка илләргә тарала, хәтта Гарәбстан ярымутравындагы Шебага барып җитә. Шебаның патшабикәсе Сөләйман янына, аның данын, байлыгын күрергә һәм акыллылыгын сынарга килә. Ул патшаның акылы һәм байлыгы белән соклана һәм Йәһвәне шундый акыллы патшаны тәхеткә утыртканы өчен данлый. Әйе, Йәһвә фатихасы белән, борынгы Исраил тарихында Сөләйман идарәсе үз муллылыгы һәм тыныч тормышы белән аерылып тора.

Кызганычка каршы, вакыт узу белән Сөләйман Йәһвә акыллылыгы буенча эш итми башлый. Аллаһы әмерен санга сукмыйча, ул күбесе чит илаһларга табынган йөзләгән хатын-кызга өйләнә. Алар патшаны Йәһвәдән ераклашырга күндерә, һәм ул шул илаһларга табына башлый. Йәһвә Сөләйманга патшалыкның зур өлеше аңардан алыначак, ә калган өлеше әтисе Давыт хакына аның гаиләсенә кала, ди. Сөләйман Йәһвәдән читкә китсә дә, Аллаһы Давыт белән төзегән Патшалык турындагы килешүенә тугры кала.

3 Патшалык 1—11 нче бүлекләр; 2 Елъязма 1—9 нчы бүлекләр; Канун 17:17 гә нигезләнгән.

  • Сөләйман үтенеченә Аллаһы ничек җавап биргән?

  • Сөләйман үз акыллылыгын ничек күрсәткән?

  • Ни өчен Сөләйман Йәһвә юлыннан читкә киткән, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу