Эритреядә Файза Саид 2009 елның июненнән төрмәдә утыра
Үз иманнары өчен төрмәдә. Төрле илләрдәге Йәһвә Шаһитләре
2026 елның мартында бөтен дөнья буйлап ким дигәндә 275 Йәһвә Шаһите үз иманнары өчен төрмәдә утыра.
Граждан хокукларын һәм сәяси хокукларны яклау буенча халыкара килешүнең 18 нче мәхкәмәсендә һәрбер кешенең үз фикергә ия булу, дин тоту һәм вөҗдан кушуы буенча эш итү иреге бар дип әйтелә. Шулай да кайбер җирләрдә Йәһвә Шаһитләре бу хокукларыннан мәхрүм ителә. Үз динен тотулары һәм армиядә хезмәт итүдән баш тартулары аркасында, аларны төрмәгә утырталар һәм начар мөнәсәбәт күрсәтәләр.
«Төрмәдә утыручыларны, үзегез дә алар белән бергә тоткынлыкта булгандай, исегездә тотыгыз» (Еврейләргә 13:3).