Алебастр савыт
Мисырдагы Алебастрон шәһәре тирәсендә чыгарылган таштан ясалган кечкенә савытлар. Андый савытларда хуш исле май саклаганнар. Бу хушбуй савытлары, гадәттә, тар авызлы булган һәм, кыйммәтле хуш исле май агып чыкмасын өчен, бөке белән тыгызлап ябылган булган (Мк 14:3).